Аксубай 1нче мәктәбенең актлар залында тәрбия эше буенча гомуми белем оешмалары директорлары урынбасарлары белән районның күзәтчелек һәм профилактика эшләре буенча барлык структуралар вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды. Ведомствоара хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм итү, балигъ булмаганнар арасында профилактик эшне көчәйтү мәсьәләләре яктыртылды. Балалар һәм яшүсмерләрнең социаль һәм психологик иминлеге, шулай ук Интернет челтәрендә мәгълүмати иминлекне тәэмин итү проблемалары аерым кутәрелде.