2022 елның 11 октябреннән 14 октябренә кадәр «Юность «УСЗ» МБУ базасында 2008-2009 елгы яшүсмерләр командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үткәрелде.
Ярышларда түбәндәге районнардан 14 команда катнашты:
Аксубай
Алексеевск
Әтнә
Актаныш
Баулы
Буа
Биектау
Алабуга
Саба
Сарман
Норлат
Арча
Чистай
Апас
Уеннар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – Арча районы командасы
2 урын-Биектау районы командасы
3 урын – Сарман районы командасы
4 урын-Аксубай районы командасы
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән бүләкләнде.