Пешекче-бик тәмле һәм җаваплы һөнәр! Пешекченең роле бик мөһим, чөнки без ашаган нәрсәгә кәефебез бәйле, иң мөһиме-сәламәтлек! "Кем булырга?«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән пешекче Светлана Явгаева коймак әзерләү буенча мастер - класс үткәрде. Балалар башта пешерү технологиясе белән таныштылар, аннары камырны үзләре кушып, коймак пешерделәр. Эх, тәмле коймаклар килеп чыкты!