"Хыял" социаль приютында тәрбияләнүчеләр район мәдәният йорты каршындагы «Бизәкле- бүлмә» дә мастер–класста булдылар. Агачны һәм каен капларын декоратив эшкәртү буенча дәресне Воронин Василий Витальевич үткәрде. Ул балаларга бу искиткеч сәнгатьне өйрәтеп кенә калмады, кападан үз эшләрен дә күрсәтте. Кап уеп ясау күп осталык һәм тәҗрибә таләп итә. Бу сирәк очрый торган материал күптәннән һөнәрчелек осталарының игътибарын җәлеп итә, ләкин аның белән бик аз кеше эшли ала. Кап-каен, имән, чикләвек агачы, нарат кәүсәләрендә очрый торган үсентеләр һәм калынлыклар. Мастер-класс үткәрү өчен каен капасыннан материал әзерләнгән иде. Приютта тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп катнаштылар һәм башкарылган эшләреннән бик канәгать булдылар. Василий Витальевичка рәхмәтебезне белдерәбез, чөнки ул үзенең иҗаты белән Аксубай районында яшәүчеләрне сөендереп кенә калмый, үсеп килүче буынга яхшы үрнәк күрсәтә. Иҗатыгыз киләчәктә дә чәчәк атсын!