Традиция буенча һәр көз һәм язгы чакырылыш алдыннан Аксубай район мәдәният йортында «хәрби хезмәткә чакырылучылар көне»уза.
Бу егетләрнең тормышында мөһим һәм җаваплы мизгел килеп җитте: хәрби хезмәткәр булырга, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына басарга вакыт җитте.
Мөхтәрәм кунаклар призывникларга сәламләү сүзе һәм изге теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Беренче булып сүзне Аксубай муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Үзәк хәрби округ инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов алдылар. Үз чыгышларында алар армиядә хезмәт итүнең патриотизм, дисциплиналылык, катлаулы хәлләрдән дөрес чыгу юлларын табу кебек иң яхшы кеше сыйфатларын формалаштыру мәктәбе икәнлеген ассызыкладылар. Мондый сыйфатлар һәр яшь кешенең тормышында терәк булырга тиеш.
Аксубай һәм Чирмешән районнарының хәрби комиссары подполковник Сергей Иванов, үз чиратында, Россия солдаты исемен хәзерге солдатлар горурланып йөртергә тиеш, чөнки армиядә хезмәт итү – һәр ир-атның мактаулы бурычы, дип билгеләп үтте.
Лаеклы хәрби хезмәт, яхшы һәм тугры иптәшләр, гадел һәм аңлаучы офицерлар, егетләргә уңышлар теләп, үз чыгышында ТР Аксубай районы Советында Хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе "МӘРХӘМӘТ – МИЛОСЕРДИЕ", МБУК «ЦКС» (РДК) директоры Ольга Копанева чыгыш ясады.
Шулай ук хәзерге вакытта хезмәт итүче солдат Игорь Ермолаевның әнисе җылы котлады. Надежда Юрьевна хәрби хезмәткә чакырылучыларга хәерле юл, намуслы хезмәт һәм имин кайту теләде.
Аксубай һәм Чирмешән районнарының хәрби комиссары подполковник Сергей Иванов солдатның әнисенә тере чәчәкләр бүләк итте.
Район мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе солистлары башкаруындагы җырлар шундый җылы сүзләр белән башкарылды ки, алар армиягә чакырылучылар күңелендә үз эзләрен калдырдылар.
Тантана ахырында истәлеккә гомуми фотосурәт төшерелде.