Өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырту һәм уңай кәеф тудыру максатыннан, Федоров өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре Рәисә Гайнуллина һәм Лилия Лукина көзге кичәне үткәрделәр. Чара барышында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар көзге тематикага үзләренең фикерләү потенциалын күрсәттеләр. Көз, хезмәт турындагы мәкальләрне иң яхшы белүчене билгеләделәр, ә " нәрсә бу таны?"конкурсында теге яки бу яшелчәне кагылып тану гына түгел, ничек яхшырак үстерергә һәм аннан нәрсә әзерләргә икәнен дә бүлештеләр. Ә иң кызыклы конкурс-яраткан җырларны гармунга кушылып җырлау булды.