2нче Аксубай урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде.

2022 елның 18 октябре, сишәмбе
2нче АКСУБАЙ урта мәктәбендә халыкның коррупциягә каршы тәртибен формалаштыруга, террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга юнәлдерелгән , белем бирү һәм башка чараларның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан ата-аналар җыелышы үткәрелде. Анда район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Абдуллин Фоат, ПДН өлкән инспекторы полиция майоры Хаматов Венер катнашты. Ата-аналарга коррупциягә каршы тәрбия бирү, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, балаларның иминлеге, хокук бозуларны профилактикалау турында мәгълүмат җиткерелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International