Карасу төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән әңгәмә үткәрделәр һәм рәсем конкурсына йомгак ясадылар .

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Карасу төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белән террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалауга багышланган әңгәмә үткәрелде.

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова балаларга экстремизм һәм терроризмның нәрсә икәнлеге турында сөйләде, Интернет челтәренең төрле сайтларына кергәндә сак булырга өндәде.

9нчы сыйныф укучысы чарада катнашучылар алдында " Экстремизмга-юк!»темасы белән чыгыш ясады.

Чара йомгаклары буенча авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәхретдинов «Без террорга каршы» дигән рәсем конкурсына йомгак ясады һәм катнашучыларны татлы приз белән бүләкләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International