Көз-моңсу, туктамас яңгырлар, болытлы һава торышы диләр.... Ышанмагыз дуслар! Көз үзенчә матур һәм сөйкемле. Ул җанга юмартлык, йөрәккә – кеше аралашуыннан җылылык алып килә, тормышыбызга кабатланмас матурлык кертә! Көз бүген тулысынча үз хокукларына керде, һәм без аның килүен бәйрәм иттек.
Пушкин картасы ярдәмендә 19 октябрь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре «көз музыкасы» дип исемләнгән көзге бал оештырдылар .
Бу күңел ачу программасының барлык уеннары һәм конкурслары көзге тема белән бәйле иде. Кич дәвамында кызыклы конкурслар җырлар һәм биюләр белән алышынды, «Көз патшасы-2022» һәм "Көз патшабикәсе-2022"сайланды.
Күңелле музыка һәм искиткеч бәйрәм атмосферасы һавада иде. Чараны дискотека тәмамлады.
«3нче Аксубай урта мәктәбе» МББУ директоры һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Җәмилә Вәлиева һәм Татьяна Семеновага иҗади хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез.