Психологик-педагогик юнәлештәге класслар.

2022 елның 21 октябре, җомга
2022 елның 18 октябрендә 3нче Аксубай урта мәктәбендә 2022-2023 уку елында психологик-педагогик юнәлештәге классларны рәсми рәвештә ачуга багышланган тантаналы чара узды. 2022 елның 1 сентябреннән районда психологик-педагогик юнәлештәге ике профильле 10 класс ачылды. Профильле укытуны үстерү - хәзерге заман мәгарифенең төп бурычларының берсе. Бу балаларга киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнергә теләгәннәрен аңларга мөмкинлек бирә. Психологик-педагогик юнәлештәге класслар универсаль профиль кысаларында оештырылган, аларның уку планына «Педагогика» һәм «Психология»кертелгән. Бу класста укучылар педагогика һәм психология нигезләрен өйрәнеп кенә калмыйча, шәхси үсеш стратегиясен дә корачаклар, шулай ук проект эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерәчәкләр, мастер-классларга йөриячәкләр һәм педагоглар белән бертигез дәрәҗәдә диалог форматында фикер алышачаклар. "Психологик — педагогик класслар – җирдәге иң мөһим һөнәрләрнең берсе-укытучы һөнәренә кагылырлык мөмкинлек. Бу шәхси үсеш, яңа нәрсәне белү генә түгел, катлаулы, кызыклы һәм асыл укытучы хезмәтенең нәрсә икәнен аңлау да. 10 нчы сыйныф укучылары ике ел дәвамында укытучы-остазлары белән эшләү өчен уникаль мөмкинлек алачак. Алар үзләрен балалар лагерьларында укытучылар, әйдаманнар, чаралар һәм уеннар оештыручылар ролендә сынап карарга тиеш. Өлкән сыйныф укучыларын укыту вакытында стандарт булмаган дәресләр көтә: тренинглар, дебатлар, белем бирү квестлары, иҗади биремнәр һәм проектлар, мастер-класслар, экспериментлар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International