Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан хәбәр:
2022 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә 15-18 м/с көчле җил;
- төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү (һәм Казанда).
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәя барганда:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны үзләрен генә калдырмаска кирәк.
2. Әгәр дә көчле җил Сезне урамда тотса, Без җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Йортларның диварлары янында көчле җилдән качмаска кирәк, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары егылырга мөмкин. Бу шулай ук төзелеп бетмәгән биналарга җәмәгать транспорты тукталышларына да кагыла.
3. Урамда билге, юл билгеләре, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янәшәсендә автотранспортны калдырырга ярамый – җил белән бәреп төшерелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якынлашу куркыныч.
6. Өске кат тәрәзәләреннән ватылып төшкән пыяла , шулай ук түбә һәм декор элементлары җил белән өзелеп кеше тормышына куркыныч янарга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Барлык тәрәзәлэрне яхшылап ябарга, балкон һәм лоджиялардан көчле җил белән очардай предметларны алырга.
8. Торак яки эш бүлмәләрендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.Һәр бәла-каза булган очракта, сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.