Юлга беренче булып дин әһелләре - ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров һәм Антони Рыбочкин үз хәер-фатихаларын бирделәр.
Якташларыбызга теләк сүзләре белән Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов һәм Үзәк хәрби округ инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов мөрәҗәгать итте: "хөрмәтле Ватан сакчыларыбыз! Илебезне бабаларыбыз, әтиләребез, абыйларыбыз яклады. Хәзер безнең чират килде! Без сакларга тиеш! Егетләр, рәхмәт сезгә. Өйгә тере кайтыгыз."
- Хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәрчак бергә иңгә-иң булуларын телим. Беркемне дә ташламаска һәм бер-берсенә булышырга. Бу сугышта иң мөһиме. Рәхмәт сезгә, - дип мөрәҗәгать итте барлык катнашучыларга Аксубай һәм Чирмешән районнарының хәрби комиссары подполковник Сергей Иванов.
Һәрбер җибәрүчегә телефон һәм ТР Аксубай районы Советында Хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе "МӘРХӘМӘТ – МИЛОСЕРДИЕ", «ЦКС» МБУК директоры Ольга Копанева район халкыннан җылы оекбаш пакетлары тапшырды.
Аннан соң барлык мобилизацияләнүчеләр Казанга юл тоткан автобуска юнәлде. Ә бистә өстендә горур итеп автобус сигналы яңгырады...