Бүген яшьләр үзәгендә коррупциягә каршы юнәлешле иҗади эшләр конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм катнашучыларын бүләкләү тантанасы булды.», «Коррупциясез Киләчәкне төзибез", " Экстремизмга – юк!». Чара район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылды. Конкурста 1-11 сыйныфлардан барлык яшь категорияләре катнашты, белем бирү мәктәпләре укучыларыннан 100 дән артык эш кабул ителде. Конкурсларда катнашучылар грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.
Әлеге конкурслар балаларда иҗат сәләтләрен ачуга, аларда уңай сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, патриотлык, җинаятьләргә карата түземсезлек тәрбияләүгә, шулай ук укучыларның коррупциягә каршы карашын формалаштыруга, коррупциягә тискәре караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән, дип шәрехләде башлык ярдәмчесе Эльмира Крайнова.