"Юность" спорт залында баскетбол буенча чираттагы ярышлар уза.

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

24.10.2022 "Юность" спорт комплексында 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Аксубай муниципаль районы «спорт мәктәбе» МБУ беренчелеге булып узды.

Ярышларга 6 команда килде: В.Г.Тимирясов исемендәге1нче Аксубай урта мәктәбе», «3нче Аксубай урта мәктәбе» МББУ, «В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбе», Иске Тимошкино урта мәктәбе, Иске Ибрай урта мәктәбе, Савруш урта мәктәбе.

Уеннар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Иске Тимошкино урта мәктәбе командасы

2 урын - " В.Г.Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта мәктәбе. »

3 урын-МББУ «Аксубай 3 нче урта мәктәбе»командасы

Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International