«Юность» УСЗда 2009-2010 елларда малайлар арасында мини-футбол буенча ярышлар узды.

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе
31 октябрьдә "Юность" УСЗда 2009-2010 елларда малайлар арасында мини-футбол буенча МБУ «Спорт мәктәбе»  беренчелеге узды. Ярышларда 5 команда катнашты: МББУ "В. Г. Тимирясов исемендәге Аксубай №1 урта мәктәбе. », 2нче Аксубай урта мәктәбе,                                                                                                        3 нче Аксубай урта мәктәбе, Савгач урта мәктәбе, Иске Ибрай урта мәктәбе Уеннар нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар дип табылды: Иң яхшы капкачы – Гатауллин Булат (АЮШ 3) Иң яхшы уенчы – Шәфиев Ярослав (РИОШ 2) Иң яхшы һөҗүмче-Семенов Данил ( В. Г. Тимирясов ис.1 нче мәктәп) Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын – «3нче Аксубай урта мәктәбе»МББУ 2 урын - "В.Г.Тимирясов ис. 1нче Аксубай урта мәктәбе.» 3 урын – «2нче Аксубай урта мәктәбе»МББУ Әлеге спорт ярышлары " коррупция-юк!"акциясе кысаларында, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Крайнова Эльмира Җәүдәт кызы ярдәме белән уздырыла. Призер командаларга грамоталар, җиңүче командаларга грамоталар һәм «спорт мәктәбе» МБУ кубогы, иң яхшы уенчыларга бүләкләр тапшырылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International