«Зур этнографик диктант» ны Россотрудничество ярдәме белән Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык оештыра. Безнең районда оештыручылар булып Аксубай муниципаль районының башлыгы Гилманов Камил Камал улы һәм Башкарма комитеты тора.
Сәламләү сүзе белән Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Зайцев Станислав Юрьевич чыгыш ясады, ул шулай ук диктант язуда катнашты:
- Акциянең Халыклар бердәмлеге көне алдыннан үткәрелүе символик мәгънәгә ия, чөнки диктантның төп бурычы-Россия халкының, чит илдәге ватандашларның үз тамырларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, янәшәдә яшәүчеләр турында күбрәк белү. Чөнки белем төрле милләт кешеләре арасында үзара хөрмәт һәм килешү өчен нигез булып тора.
Акциядә катнашкан өчен Аксубай муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Тимирясов Алексей Сергеевич рәхмәт сүзләрен җиткерде:
- Югалып калмагыз, җыелыгыз, сорауларны игътибар белән укыгыз, - диде ул катнашучыларга. - Барысы да уңышлы булачак. Онытмагыз, Зур этнографик диктант та катнашу - сезнең һәркайсыгызның үз тарихын, ата-бабаларыбыз традицияләрен белүегезгә башка милләт вәкилләре белән тату яшәргә мөмкинлек бирә.
Акциядә оешма җитәкчеләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар һәм районның актив халкы катнашты.