Бу атна кысаларында «Аксубай РҮХ» ДАССОда берничә чара үткәрделәр. Профилактика бүлеге белгече пациентларга тоз һәм тозлы продуктларны уртача куллануның файдасы турында сөйләде. Барысына да мәгълүмати буклетлар таратылды. Поликлиника холлында визуаль материал белән мәгълүмат стенды урнаштырылды.