«АПК Цифрлы трансформация»квалификация күтәрү курсы башланды. Проект АПК хуҗалыгы белән идарә итү күнекмәләрен цифрлы технологияләр ярдәмендә алуга һәм формалаштыруга юнәлдерелгән.
Бу курс кем өчен:
- СХТП җитәкчеләре
- финанс директорлары,
- икътисадчылар һәм баш хисапчылар.
Курс нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар:
- технологияләр җитештерүчәнлекне арттырырга һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җыю, ташу һәм саклау чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәген аңларлар,
- интуитив фикерләргә генә түгел, ә цифрлы мәгълүматларга нигезләнеп, төгәл идарә карарларын ничек кабул итәргә икәнлеген аңларлар.
Ноябрь аенда теләге булганнар күп булу сәбәпле 3 уку агымы үткәрү планлаштырыла:
31 октябрь-8 ноябрь
9-17 ноябрь
22-30 ноябрь.
Тыңлаучыларның теләкләреннән һәм киңәшләреннән чыгып, курсларны үткәрү форматы яңартылды, уңайлырак һәм иң мөһиме, һәркем файдалана алырлык булды.
Дәүләт тарафыннан укытуны финанслау һәм аны авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен бушлай итү турында Карар кабул ителде.
Тулырак мәгълүмат алырга һәм курска сылтама буенча язылырга мөмкин https://edu.agropoliya.ru/