Халыклар бердәмлеге көнендә «безнең йорт-Татарстан»республика этномәдәни фестиваленең Гала — концерты булды.

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Концерт программасында Аксубай районының иң яхшы милли коллективлары - "Раздолье", "Оляпка" рус халык җыры вокаль ансамбле, "Кемел авыл"чуваш халык җыры ансамбле катнашты.

Концерт программасыннан тыш, бәйрәмдә катнашучылар өчен халык кәсепләре, милли уеннар, шулай ук этноярминкә буенча мастер-класслар тәкъдим ителде.

"Безнең йорт - Татарстан" фестиваленең зона туры лауреатлары булдылар:

- "Раздолье"рус халык җыры вокаль ансамбле.

- "Оляпка"рус халык җыры вокаль ансамбле.

- "Кемел авыл"чуваш халык җыры ансамбле .

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советында Хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, "ЦКС" (РДК) директоры Ольга Копанева барысына да конкурста катнашулары өчен ихлас күңелдән котлый һәм рәхмәт белдерә. Укучыларының сәләтләрен ача һәм аларның иҗатында ярдәм итә алган җитәкче Марина Царегородцевага рәхмәт сүзләре җиткерә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International