Карвинг буенча мастер-класс.

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе
Президент грантын тормышка ашыру кысаларында район мәдәният йортында карвинг буенча «уеп ясалган эшләр»дигән мастер – класс узды. Урмандеево авылы мәдәният йортыннан тәҗрибәле мастер Иванов Архип Витальевич, «Хыял» приютында тәрбияләнүчеләргә үз эшләрен күрсәтте. Архип Витальевич балаларга гади карбыз, алма, кыяр һәм ашкабаклардан чын шедеврлар тудыруын күрсәтте. Мастер рәхәтләнеп серләре һәм идеяләре белән уртаклашты, ул үз эшендә куллана торган коралларын күрсәтте.  Балалар карвингның барлыкка килү тарихы турында иҗат төре буларак белделәр. Тәрбияләнүчеләрнең һәрберсе бу кечкенә тылсымга кулын куйды һәм үз осталыкларын практикада күрсәтте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International