Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне.

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 18 ноябрендә 10.00 сәгатьтә Аксубай МР Башкарма комитетында түбәндәге адрес буенча: пгт. Аксубай, Ленин урамы, 8 нче йорт (2 нче кат) Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә. Чарада ОВДның Аксубай районы буенча вәкилләре, суд приставлары хезмәте, җинаять-башкарма инспекциясе, опека һәм попечительлек органы, мәгариф бүлеге, социаль яклау бүлеге, адвокат, нотариус катнашачак.

Ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар,  ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүче затлар, уллыкка алучы, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре кебек түбәндәге максатчан төркемнәргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International