Спорт мәктәбенең яшь укучылары ТР беренчелеге финалына чыкты.

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 15-16 ноябрендә «Юность» УСЗда 2013 елда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды.

Ярышларда Аксубай (2 команда), Лаеш, Нурлат, Чистай, Алексеевск, Спас районнары командалары катнашты.

Тренер Александр Лодоркин җитәкчелегендәге «Аксу» командасы 1нче урынны яулады һәм ТР беренчелеге финалына чыкты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International