"БЕЗ_БЕРГӘ!" патриотик акциясе! мобилизацияләнгән гражданнарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән гуманитар ярдәм җыю буенча көчәя бара.

2022 елның 18 ноябре, җомга
Аксубай районында яшәүчеләр тегәләр, бәйлиләр, кирәкле әйберләр алалар, якташларына изге теләкләр белән хатлар язалар. Җирле кул эшлеклеләр теләп эшкә тотындылар. Алар носки һәм башмаклар, биялиләр һәм перчаткалар бәйлиләр. Хатын-кызлар бер-берсе белән үрнәкләр, схемалар, киңәшләр бүлешәләр. Биредә яшәүчеләр осталарга җеп алып киләләр, шушы көннәрдә Яңа Ибрай авылында яшәүче ханымнар зур запас бирделәр. Шулай ук файдалы һәм күңелле вак – төякләр белән «яхшы кәеф сумкасы» җыярга, хат язарга, рәсем ясарга мөмкин-алар өчен әхлакый ярдәм хәзер  бик мөһим. Чөнки кеше үзен  көткәннәрен белсә, аның турында кайгырганнарын һәм яхшылык теләгәннәрен тойса, шул чакта рух та ныграк һәм көчлерәк була.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International