Бизнес-планнарны карау буенча экспертлар советы утырышы турында.

2022 елның 18 ноябре, җомга
Үз бизнесыңны ачу өчен, дәүләт ярдәменнән файдаланырга мөмкин Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар өчен үзмәшгульлек программасы бар. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы граждан финанс ярдәме алырга мөмкин. Аның ярдәмендә һәр эшсезнең үз эшен ачу һәм уңышлы Эшкуар булу мөмкинлеге бар. 2022 нче елның 18 нче ноябрендә Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданның бизнес – планын карау буенча Эксперт советының йомгаклау утырышы узды. Утырышта үз эшен оештырырга теләгән бер эш эзләүченең бизнес-планы тәкъдим ителде һәм каралды. Бизнес-план Эксперт советы әгъзаларының уңай бәясен алды. Үзәк идарә аның белән финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзеде. Эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәү өчен граждан дәүләт салым инспекциясенә җибәрелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International