Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә киткән чыгымнарны каплауга гаризалар сайлап алуны игълан итә

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2022 елның 21 ноябреннән 2022 елның 30 ноябренә кадәр сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә киткән чыгымнар өлешен каплау өчен шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан гаризалар сайлап алуны игълан итә. Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосовская ур., 36 йорт, 3 кат, 302 кабинет. Гаризалар сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International