2022 елның 20 ноябрендә Базарлы Матак авылында 2006-2008 елларда туган егетләр, кызлар һәм 2003-2005 елларда туган яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча республика турниры узды
Аксубай көрәшчеләре биш призлы урын алып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:
Илдус Камалов-беренче урын
Ильяс Вафин-икенче урын
Ильяс Хәбибрахманов-өченче урын
Илсур Ягъфәров-өченче урын
Нияз Галимов - өченче урын.
ТР ӘМР "спорт мәктәбе" МБУ тренерларына Җәмил Сәйфуллинга һәм Самат Гайнуллинга зур хезмәтләре һәм үсеп килүче буынга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез.