Эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге турында сораштыру үткәрү турында

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары халкына хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы,Татарстан Республикасы Президентының 29.01.2014 № ПУ-79 Указы нигезендә 2022 ел башыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә эш итүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яки муниципаль милектә булган акционер җәмгыятьләре җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында социологик сораштыру үткәрелә Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты сораштыру үткәрү мөмкинлеге турында 31.12.2022 елга кадәр хәбәр итә (18 яшьтән 90 яшькә кадәрге гражданнар (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, пенсионерлар, эшсезләр һ.б.). Социологик тикшеренүләр Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында сылтама буенча анкеталы сораштыру үткәрү аша башкарыла https://open.tatarstan.ru/polls/ . Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының социаль-икътисадый мониторинг департаментының контакт хезмәткәрләре: мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы урынбасары Шакирова Алина Әнәс кызы, социологик сораштырулар секторы мөдире Сахарова Луиза Рифкать кызы, тел. 292-08-87, 222-88-17 (өстәмә-229)
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International