Мини-футбол буенча ярышлар дәвам итә.

2022 елның 25 ноябре, җомга
Бүген 25 ноябрьдә «Юность» спорт комплексы базасында мини-футбол буенча Аксубай муниципаль районы «спорт мәктәбе» МБУ Беренчелеге узды. Ярышларда 2011-2012 елгы кызлар катнашты спорт мәйданчыгында 4 команда очрашты: В. Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта мәктәбеннән ике команда   - Зенит1  һәм Зенит2, 3нче Аксубай урта мәктәбе, Иске Ибрай урта мәктәбе. Иң яхшы капкачы дип Ярмушкина Дарья «Зенит2» командасы уенчысы – В. Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта мәктәбе укучысы танылды. Иң яхшы уенчы –  В. Г. Тимирясов исемендәге1нче Аксубай урта мәктәбенең «Зенит1» командасыннан Сафина Ремира. Иң яхшы сакчы - Иске Ибрай урта мәктәбе укучысы-Әхмәтҗанова Рамилә. Уеннар барышында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын «Зенит1» командасы –В. Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта мәктәбе. 2 урын – Иске Ибрай урта мәктәбе 3 урын «Зенит2» командасы –В. Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта мәктәбе. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән бүләкләнделәр.Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International