Кадерле хатын-кызлар, әниләр! Сезне иң җылы һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

2022 елның 27 ноябре, якшәмбе
Бу бәйрәм безнең һәрберебез өчен мөһим. Без   йөрәгебезгә иң кадерле кешеләргә -әниләргә бик күп бурычлы. Үзебезне олылар һәм мөстәкыйль дип санасак та ана куллары һәм сүзләрен бала чакта гына түгел, теләсә кайсы яшьтә кирәк Нәкъ менә Әни безне беренче уңышларга рухландыра, безнең беренче уңышсызлыкларыбызны тирән әрнү белән кичерә.. Үз балаларына чын ана мәхәббәте - аларның иминлегенең һәм лаеклы киләчәгенең төп сәбәбе ул.. Димәк, безнең районның, төбәкнең һәм бөтен илебезнең киләчәге. Бу көнне әниләребезгә җиңел  булмаган хезмәтләре, аларның сизгерлеге һәм аңлый белүе, яхшы күңелләре белән дөньяны сафрак,игелеклерәк иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсебез килә..  Кадерле әниләр, көн саен мәхәббәт һәм соклану сүзләрен ишетегез, балаларыгыз Сезгә кадер-хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәүләрен телибез! Сезгә  сәламәтлек,йортларыгызга бәрәкәт һәм иминлек! Бәйрәм белән!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International