Татарстан Республикасы Милли банкы оештырган «Финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес» педагогик осталык конкурсына йомгак ясалды.

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе
Быел конкурс дүртенче тапкыр үткәрелде, дип хәбәр итә Милли банкның матбугат хезмәте. Республика мәгариф һәм фән министрлыгы Банкка конкурсныт оештыруда ярдәм күрсәтте. Конкурска 120дән артык гариза кергән. Балаларның һәм яшүсмерләрнең финанс культурасы дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән үзләренең методик эшләнмәләрен Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән, шул исәптән Санкт-Петербургтан, Алтай Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән дә укытучылар җибәрде… Җиңүчеләрне биш номинациядә билгеләделәр-укучыларның яшенә һәм уку йортының төренә карап. "1-4 сыйныфларда финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес» номинациясендә Иске Ильдеряк урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Терентьева Валентина Михайловна җиңүче булды. «Финанс грамоталылыгы буенча методик эшләнмәләр-киләчәккә инвестицияләр. Алар ярдәмендә үсеп килүче буын акчага һәм шәхси финанслар белән нәтиҗәле идарә итү күнекмәләренә җаваплы карарга өйрәнә алачак», – дип билгеләп үтте видеоконференция режимында узган бүләкләү тантанасында Россия Банкының Идел-Нократ Дәүләт идарәсе бүлеге идарәчесе урынбасары Сәрия Сираҗиева. Валентина Михайловнаны җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә  Маклаков Алексей Сергеевич җитәкчелегендәге МБОУ «Иске Илдерәк урта мәктәбе» педагоглары коллективына һөнәри уңышлар телибез
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International