«Бала хокук даирәсендә»

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе
2022 елның сентябрендә «Бала хокуклар дөньясында»-«Бала хокук даирәсендэ» мәгълүмати - социаль видеороликлар буенча VIII Республика конкурсы башланды, ул балаларга һәм яшьләргә мәгълүмати-хокукый белем бирүгә, аларның социаль-хокукый активлыгын стимуллаштыруга, уңай юнәлешле, иҗтимагый файдалы иҗади эшчәнлекне пропагандалауга юнәлдерелгән. Конкурста 6 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр, төркемнәр яки иҗат коллективлары составында катнаштылар. «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең иҗат төркеме конкурска үзләренең «безнең хокуклар»видеоролигын тәкъдим иттеләр. Катнашкан өчен сертификат белән бүләкләнделәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International