ГАИЛӘДӘ ГРИПП БУЛСА, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе
ГАИЛӘДӘ ГРИПП БУЛСА, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ? 1. Табиб чакыртыгыз. 2. Авыруга аерым бүлмә бирегез. Әгәр бу мөмкин булмаса, пациенттан ким дигәндә 1 метр араны үтәгез. 3. Авыру һәм якын кешеләр, аеруча балалар, картлар һәм хроник авырулар белән интегүчеләр арасында элемтәне минимумга чикләгез. 4. Бүлмәне еш җилләтегез, ике сәгать саен иң яхшысы. 5. Көнкүреш юу чаралары белән мөмкин кадәр еш юыгыз һәм дезинфекцияләгез. 6. Пациентка ашау өчен аерым савыт-саба бирегез. Аны кулланганнан соң дезинфекцияләргә кирәк. Авыру башка гаилә әгъзаларыннан аерым ашарга тиеш. 7. Кулларыгызны сабын белән еш юыгыз, аеруча авыруны караганчы һәм аннан соң. 8. Авыру турында кайгыртканда, һичшиксез, битлекләр һәм перчаткалар, дезинфекцияләү чаралары кулланыгыз. 9. Авыруны гаиләнең бер әгъзасы гына кайгыртырга тиеш. 10. Авыру бүлмәсендә дезинфекцияләү чараларын кулланыгыз, көненә ким дигәндә 2 тапкыр сөртегез.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International