Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында спорт чаралары үткәрелде.

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе
"Юность» спорт комплексында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол һәм ир-атлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар уздырылды. Волейбол ярышларында район үзәк хастаханәсенең җыелма командасы, муниципаль хезмәткәрләр командасы һәм универсаль технологияләр Аксубай техникумы командасы (АТУТ) катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны АТУТ командасы, икенче муниципаль хезмәткәрләр һәм өченче урынны Аксубай шифаханәсе яулады. Барлык катнашучылар да бүләкләр һәм грамоталар алдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International