8 декабрьдә Татарстан хатын-кыз эшкуарлары өчен кайнар линия оештырыла.

2022 елның 6 декабре, сишәмбе
8 декабрьдә бизнес алып бару белән бәйле сораулар буенча хатын-кыз эшкуарлары өчен кайнар линия булачак. Кайнар линия барышында Татарстан Республикасының профильле ведомстволары вәкилләре, шулай ук ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары катнашачак. Татарстан халкы 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр +7(843)238-10-00 телефоны буенча сораулар бирә алачак, дип хәбәр иттеләр «мәрхәмәт-шәфкать»ТР Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсендә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International