Бүген авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган район бәйрәмендә авыл хуҗалыгы алдынгыларын сәламләделәр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән Аксубай район ветеринария берләшмәсе ветеринария лабораториясе мөдире Юлия Гәрәева бүләкләнде. Юлия Витальевнаны лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телибез.