"Авыл ипотекасы"программасын тормышка ашыру.

2022 елның 9 декабре, җомга
Республикада өч елга якын авыл ипотекасы программасы тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә Россельхозбанк ярдәме белән 3 меңнән артык гаилә отышлы шартларда күчемсез милек сатып ала алды. Бирелгән кредитларның гомуми суммасы 6,8 млрд сум тәшкил иткән, ә уртача ипотека кредиты-2,6 млн сум. Авыл ипотекасы буенча кредит алу шартлары булып, потенциаль заемчыга 21 яшькә җитү, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә даими яки вакытлыча теркәү тора. Татарстан Республикасы территориясендә күчемсез милек объекты сатып алганда кредитның максималь суммасы 3 млн сум тәшкил итәчәк, гаилә парлары өчен кредит күләме 6 млн сумга кадәр арттырылырга мөмкин. Кредитны 25 елга кадәр рәсмиләштерергә була, беренчел взнос – 10%.  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International