Аксубайның 2нче мәктәбендә " Коррупция нәрсә соң ул? " дип исемләнгән коррупциягә каршы интеллектуаль уен үткәрелде.

2022 елның 9 декабре, җомга
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планы кысаларында Аксубай 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Нәрсә соң ул коррупция?” дигән интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрелде, анда 10 сыйныф укучыларының өч командасы катнашты. Чараны район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина һәм Үзәк Башкарма комитеты методисты Екатерина Васюткина катнашында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова үткәрде . Балаларга 5 бирем үтәргә туры килде, алар  аны бик яхшы үттеләр. Уздырылган уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне билгеләделәр. Чарада катнашкан барлык егет-кызлар бүләкләр алдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International