Бүген Аксубай районында әһәмиятле вакыйга.

2022 елның 9 декабре, җомга
Җиңү паркында Әфганстан Демократик Республикасында хәрби конфликтта,  Чечня территориясендә хәрби компаниясенда, Украинадагы махсус операция барышында һәлак булган якташларыбызга "Ватан геройларына" мемориаль комплексын ачу тантанасы булды. Тантананы Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов ачып җибәрде. Чарада ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары подполковник Сергей Иванов, 70 полк танк батальоны, 42 гвардия дивизиясе командиры майор Александр Рязанов катнашты. Аксубай муниципаль районы буенча РФ Кораллы Көчләре ветераннары нәсел гаиләләре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин Рәхмәт хатлары тапшырды: - Павлов Артем Владимировичка "сугыш хәрәкәтләре барышында һәлак булган хәрби хезмәткәрләргә"һәйкәлен әзерләү һәм монтажлау буенча башкарылган эшләре өчен. - Морозов Владислав Юрьевичка "сугыш хәрәкәтләре барышында һәлак булган хәрби хезмәткәрләргә"һәйкәлен торгызуга юнәлдерелгән хәйрия ярдәме өчен. - Семенов Андрей Владимировичка    "сугыш хәрәкәтләре барышында һәлак булган хәрби хезмәткәрләргә"һәйкәлен торгызуга юнәлтелгән   хәйрия ярдәме өчен. Безнең районда, барган вакыйгаларга битараф калмаган, якташларыбызга һәйкәл куюга көчләреннән килгәнчә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Һәлак булган балаларның ата-аналарына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International