Аксубайда йөзү буенча ачык ярышлар узды.

2022 елның 9 декабре, җомга
9 ноябрьдә «Дельфин» ябык йөзү бассейнында, Россиядә Ватан Геройлары көненә багышланган, йөзү буенча Аксубай МР «спорт мәктәбе» МБУнең ачык беренчелеге узды. Ярышларда Аксубай, Алексеевск, Нурлат, Спас һәм Чирмешән районнары спортчылары катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар ТР Аксубай районы «спорт мәктәбе» МБУнең грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International