Алар стационар учреждение эше белән таныштылар, социаль хезмәт алучылар белән аралаштылар. Һөнәри терапия дәресендә булдылар. Көндезге төркем эшчәнлегенә кызыксыну белән кушылдылар. Социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә өйдәгечә җылы шартларда узды. Визит ахырында кунаклар киләсе Яңа елда сәламәтлек һәм иминлек теләделәр