Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2022 елның 13 декабре, сишәмбе
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУДАН кергән хәбәр: Консультация-кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында 2022 елның 14 декабрендә 05 Сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 14 декабрендә иртә һәм көндез. Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле көньяк, көньяк-көнчыгыш җил 15-20 м/с тизлек белән көтелә. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә: Җил көчәйгәндә: 1. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка  материалларның төшүе мөмкин. Бу  җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла. 2. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. 3. Биек агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә  автотранспорт куярга ярамый,җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра . 4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч. 5. Куркынычны өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җилдә өзелгән  декор элементлары тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә  күпкә арта. 6. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан оып төшәрдәй предметларын алырга кирәк. 7. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.  Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International