Авыл җирлекләре башлыклары белән «коррупциягә каршы көрәш»темасына киңәшмә үткәрелде.

2022 елның 16 декабре, җомга
Совет утырышы залында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында авыл җирлекләре башлыклары белән коррупциягә каршы көрәш турындагы закон таләпләрен үтәү буенча киңәшмә үткәрелде. Эльмира Крайнова катнашучыларга чикләүләр һәм тыюлар, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу таләпләрен үтәү турында искәртте һәм Яңа ел чаралары алдыннан бүләкләр алу һәм бирү тыелуын искәртте. Киңәшмә Аксубай муниципаль районы башлыгы урынбасары катнашында узды Чара йомгаклары буенча Коррупциягә каршы дөньяви карашны формалаштыру максатларында барысына да коррупциягә каршы юнәлештәге рәсем конкурсында катнашучы балаларның рәсемнәре төшерелгән өстәл календарьлары таратылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International