Аксубай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре белән муниципаль хезмәттә коррупциягә каршы законнар таләпләрен үтәү темасына киңәшмә үткәрелде.

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе
Муниципаль хезмәткәрләр белән муниципаль хезмәттә Коррупциягә каршы законнар таләпләрен үтәү темасына Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә катнашучыларга коррупциягә каршы законнар, чикләүләр һәм тыюлар турында искәрттеләр, хезмәттә үз-үзеңне тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу, шулай ук коррупциячел хокук бозуларга тартылган очракта белдерү мәсьәләләренә кагылдылар. Яңа ел чаралары алдыннан бүләкләр алу һәм бирү тыелуын искә төшерделәр.  Киңәшмә башланыр алдыннан видеофильм күрсәттеләр. Ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча белешмәлекләр һәм коррупциягә каршы юнәлешле рәсем конкурсында катнашкан балалар рәсемнәре белән өстәл календарьлары әзерләп, тараттылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International