Яңа ел-әкият бәйрәме, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Аны әкияткә һәм могҗизага ышанып озак көтәләр. Программада геройлар белән бию, җырлар, уеннар бар иде. Тамаша башыннан ук әкият геройлары Убырлы Карчык,Шүрәле, Кара Мәче, һәм Төлке балаларны әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп иттеләр. Балалар бәйрәм атмосферасына чумып, кызыклы конкурсларда катнаша алдылар.
Кыш бабай һәм Кар кызы барлыкка килү белән җырлар һәм биюләр белән чын бәйрәм башланды. Балалар күңеле бәйрәм кәефе һәм тылсым хисе белән тулыланды.