Муниципаль хезмәткәрләргә Коррупциягә каршы белем бирү максатларында финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырылды, анда район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм Башкарма комитетның кадрлар бүлеге башлыгы Резидә Нурхәмәтова катнашты. Коррупциягә каршы законнар турында искәрткәннәр, белешмәләр таратканнар. Шулай ук Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бүләкләр алуны һәм бирүне тыю турында искәрттеләр.