Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчысы ГТО уеннарында индивидуаль ярышта җиңде.

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Самарада «ГТО уеннары»III Бөтенроссия Чемпионнар фестивале тәмамланды. Бүген кич «МТЛ Арена» универсаль комплексы диварларында ярышларга йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Татарстан Республикасы командасы спортчысы Алина Лошадкина индивидуаль узышта җиңүче булды. Ул беренче булып 3 этаптагы күнегүләр комплексын узды һәм 377 очко белән гомуми зачетта җиңде. Җиңү өчен көрәштә казанлы Ярославльдән (2 урын) һәм Волгоградтан (3 урын) көндәшләрен узып китте.

Бүләк сыйфатында спортчы акчалата бүләк алачак.

Фестиваль «Демография» милли проектының «Спорт-тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында уза.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International