Яңа ел-әкияти бәйрәме, барлык балаларның яраткан бәйрәме.

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе
Яңа ел - әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Әкияткә һәм могҗизага ышанып, аны бик озак көтәләр. "ПУШКИНСКАЯ КАРТА" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр. Яңа ел алдыннан район мәдәният йортында "Кыш Бабай буласым килә" исемле театральләштерелгән тамаша үткәрелде. Чарада "Иске Тимошкино урта мәктәбе" МББУ, "Шәрәфетдинов З.Т.исемендәге Караса төп гомуми белем бирү мәктәбе", "Яңа тимошкино төп гомуми белем бирү мәктәбе", "Емелькино  МББУ укучылары катнашты. Яктыра торган төрле-төрле гирляндалар һәм матур итеп бизәлгән чыршылар балаларга могҗиза хисе китерделәр. Фойеда тамаша башланганнан бирле балаларны әкият геройлары каршы алды. Балалар бәйрәм атмосферасына чума алды. Кыш бабай һәм Кар кызы барлыкка килү белән чын бәйрәм башланды. Балалар, яңа ел күчтәнәчләре алып, бәйрәм рухына һәм сихри хискә чумды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International