«Яңа ел һәр ишегалдына» бөтенроссия акциясе кысаларында Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре А.А.Гуляев исемендәге сквер территориясендә «Кар кызы аланы» квест-уенын үткәрделәр.

2022 елның 23 декабре, җомга
Балалар Кыш Бабай югалткан әйберләрне-бияләйне, бүләкләр оекбашын, балалар өчен яңа ел котлаулары белән хат эзләделәр. Скверда балалар әкият персонажлары (Зирәк Ябалак, Куен, Аю) белән очраштылар, алар балаларга югалуны табарга булышты. Чара барышында балалар Яңа ел викторинасында катнаштылар, кышкы табышмакларга җавап бирделәр, «урманда чыршы туды»җырын башкардылар. Чара фотосессия белән тәмамланды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International