27 декабрь - Россия Федерациясе коткаручылар көне!

2022 елның 27 декабре, сишәмбе
Хөрмәтле ветераннар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, коткаручылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе Коткаручы көне белән котлыйм! Кеше гомерен саклап калу-җаваплы, катлаулы һәм мактаулы эш, ул батырлык, югары квалификация һәм профессиональлек таләп итә. Көн саен сез батырлык эшлисез һәм кеше гомерләре саклыйсыз, еш кына кеше мөмкинлекләре чигендә эшлисез. Сез үзегез өчен җиңел булмаган, әмма игелекле эшне – бәлагә тарыган кешеләргә беренче булып ярдәмгә килүне сайладыгыз. Үзегезне куркыныч астына куеп, сез гадәттән тыш һәм экстремаль шартларда халыкны яклау бурычыгызны намус белән үтисез. Бу бәйрәм көнендә авыр һәм игелекле хезмәтегез, иң катлаулы хәлләрдән чыгу юлын таба белүегез, кыюлыгыгыз һәм һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Ирекле янгын сүндерүчеләр командасына – профессиональ янгын сүндерүчеләрнең чын ярдәмчеләренә аерым рәхмәт. Чөнки нәкъ менә алар ерак торак пунктларда беренчеләрдән булып килеп, стихиягә каршы көрәшәләр. Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, гаиләләрегездә иминлек телим. Сезнең һәркайсыгызның тормышында хәвеф-хәтәрләр азрак булсын, яраткан туганнарыгыз һәрвакыт янәшәдә булсын, алар һәрвакыт аңлар һәм ярдәм итәрләр! Бәйрәм белән!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International