Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр өчен  сайлап алу конкурсы игълан итә.

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаризачыларны гаилә фермаларын үстерүгә грантлар алуга конкурска документлар кабул итү турында игълан итә. Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 нчы йорт, 3 нче кат, 309 нчы кабинет. Документлар һәм гаризалар 2023 елның 9 гыйнварыннан 9 февраленә кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.     Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырыла /agro.tatarstan.ru/ бүлектә – «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалык субсидияләренә грантлар», аннары – «гаилә фермаларына ярдәм»бүлекчәсе.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International